Җиңел кәсеп белән акча эшләргә уйласаң...
Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада җирлегебездә бакча ширкәтләрендә урнашкан йортлардан әйбер урлап чыгу очраклары күбәйде. Зирекле Елга авылындагы "Урман" бакча ширкәтендәге бер йорт тәрәзәсен ватып кереп резина көймә, бензин пычкысы урлыйлар. Икенче очракта йортта калдырылган алтын йөзек белән беләзек караклар кулына...