Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Хатын-кыз һәрчак нәфис зат булып калсын" Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева белән әңгәмә

Җирлегебездә эш-гамәлләре белән танылган, һәр нәрсәдә өлгер, актив тормыш белән яшәгән гүзәл затлар күп. Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева да шундыйларның берсе. Бәйрәм алдыннан очрашып, аның белән әңгәмә корып алдык. -Фәния Галимҗановна, Сезнең авыл биләмәсе башлыгы вазифасын башкаруыгызга да инде 3 ел булды. Аныңчы да җаваплы урыннарда эшләдегез, җир...

Җирлегебездә эш-гамәлләре белән танылган, һәр нәрсәдә өлгер, актив тормыш белән яшәгән гүзәл затлар күп. Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева да шундыйларның берсе. Бәйрәм алдыннан очрашып, аның белән әңгәмә корып алдык.

-Фәния Галимҗановна, Сезнең авыл биләмәсе башлыгы вазифасын башкаруыгызга да инде 3 ел булды. Аныңчы да җаваплы урыннарда эшләдегез, җир һәм милекчелек палатасын җитәкләдегез. Хатын-кызга, хуҗабикә, әни кешегә бу бик авыр йөк түгелме?

-Авыл җирлегендә тормыш, гомумән, шәһәрнекеннән аерылып тора. Монда инде эш көннәре генә түгел, ялың-бәйрәмең дә авыл халкы белән бергә уза, мәшәкатьләр белән бәйрәмнәр бергә үрелеп бара. Шулай булгач, өй эшләре бераз читтәрәк калып тора. Әлбәттә, гаиләдә аңлашу, хөрмәт, балаларда тәүфыйк, тәртип булганда гына тыныч күңел белән яшәп, эшкә чын йөрәктән җигелеп була.

-Бихисап мәшәкатьләрегез өстенә, әле Сез районның иҗтимагый тормышында да катнашырга өлгерәсез, шулай бит? Әле күптән түгел генә Мәскәүдән, "Бердәм Россия" съездыннан кайттыгыз. Анда алган кичерешләрегз белән дә уртаклашсагыз иде?

-Быелның февралендә район җитәкчелеге тәкдиме белән "Бердәм Россия" партиясенең XV съездына делегат итеп сайландым. Татарстаннан 28 кешедән торган делегацияне лидерыбыз Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде.

Беренче көнне дискуссия мәйданчыкларында 10 юнәлештә эш алып барылды. Делегатларның кайсы юнәлештә эшләүләренә карап бүлендек. Мин инде авыл хуҗалыгын, авылда социаль инфраструктураны үстеру буенча булганында катнаштым. Монда Авыл хуҗалыгы министрлыгының тармакны күтәрүдәге тәкъдимнәре каралды. Күңелне сөендергәне шул: авыл хуҗалыгы тармагын, фермерларны файдалы кредитлаштыру көтелә. Киләчәктә алар өчен банк проценты ставкасы 5% тәшкил итәчәк, элеккечә фермерлар хөкүмәттән кайчандыр аерманың кайтарылуын көтеп тормаячак.

Үз эшләрен башлап җибәрүче фермерларга да мөгезле эре терлек үрчетүгә каралган грант күләмен 1,5 миллионнан 3 миллион сумга арттыру күздә тотыла.

Шулай ук хөкүмәт кулланышындагы эшкәртү җирләрен крестьян-фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә аукционга чыгармыйча гына кулланырга тапшыру мөмкинлеге дә тудырылачак.

Авыл җирлекләрендәге юлларны карап тоту юнәлешендә дә уңай якка үзгәрешләр булыр, дигән сүзләр йөрәккә сары май булып ятты.

Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев белән барган эшлекле сөйләшүдән әнә шулай үзебез өчен яңалыклар, зур тәэсирләр алып кайттык.

-Сезнең белән 8 март-Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан әңгәмә корганлыктан, шундый сорауны бирми кала алмыйм: заманча хатын-кыз, асыл зат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз?

-Гүзәл затларыбыз ия булган сыйфатларга килгәндә, хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын тергезуче, аны саклаучы, балаларга тәрбия бирүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен сеңдерүче булып торган. Хәзерге тизлек, үзгәрешләр чорында күп кенә авыр эшләрне дә алар ирләр белән беррәттән үз җилкәләренә сала. Әммә, ничек кенә булмасын, хатын-кыз нәфис зат булып калырга тиеш, минемчә. Авыр, җаваплы эшләр, көндәлек мәшәкатьләр безгә хас гүзәл сыйфатлардан аермасын. Заманча хатын-кызлар нинди генә көчле булсак та, сабыр, итәгатьле, киң күңелле булып кала алсак иде.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хатынкыз һәрчак нәфис зат булып калсын" Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева белән әңгәмә