"Хатын-кыз һәрчак нәфис зат булып калсын" Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева белән әңгәмә
Җирлегебездә эш-гамәлләре белән танылган, һәр нәрсәдә өлгер, актив тормыш белән яшәгән гүзәл затлар күп. Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева да шундыйларның берсе. Бәйрәм алдыннан очрашып, аның белән әңгәмә корып алдык.
-Фәния Галимҗановна, Сезнең авыл биләмәсе башлыгы вазифасын башкаруыгызга да инде 3 ел булды. Аныңчы да җаваплы урыннарда эшләдегез, җир...