Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.

Очрашуга безнең ике дистәгә якын якташыбыз килгән иде. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле, авыр тормыш хәлендә калганнар, катлаулы операцияләргә мохтаҗ кешеләр бар. Ярдәмгә мохтаҗларның берсе дә игътибар үзәгеннән төшеп калмады. Аларның һәммәсе киләчәктә мөмкин булганча ярдәм күрсәтелү турында уңай җаваплар алдылар.
Нет комментариев