Тәкъсинә Баһманова Уразай авылында туган.
Ватан сугышы елларында үсмер чагында колхозның бөтен авыр эшләренә йөргән. 19 яшьлек кызны Чиләбегә җир эшләренә җибәрәләр. Әнисе вафатыннан соң ул фронтовик апасы укыткан Октябрь Бүләк авылында яши башлый, колхозда эшли. Соңрак, кияүгә чыгып кабаттан шушы авылга килә дә төпләнеп кала. Тыл ветераны бүгенге көндә Азнакайда кызы Раушания тәрбиясендә гомер итә.
Нет комментариев