Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты

Фәрит Мөхәммәтшин проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге булуда массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур булуын билгеләп узды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктырту буенча журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдимен җиткерде. Бу хакта ул Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.
«Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга. Моны «Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул, бәйгегә 2020 ел ахырында йомгак ясалачагын әйтте. 
«Монда республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларын гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча илебез  алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде Дәүләт Советы рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин  Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырылучы әлеге илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады һәм Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте.
– Проектлар нәтиҗәсендә, һәр җирлектә тормыш шартлары яхшырачак,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда да бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын һәркем белергә тиеш».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев