Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Федераль ташламага ия азнакайлылар социаль пакетны кайтара ала

Моның өчен 1 октябрьгә кадәр күп функцияле үзәккә, яки Пенсия фонды идарәсенә алдан, шулай ук онлайн рәвештә язылып, гариза бирергә кирәк.

“Федераль ташламага ия кайбер кешеләр социаль хезмәтләрне акчалата ала. Гариза нигезендә ул киләсе елның 1 гыйнварыннан социаль пакет рәвешендә кире кайтачак”, – дип хәбәр итә Азнакай Пенсия фонды идарәсе.

Социаль пакетка дарулар, санатор-курорт дәвалануга юлламалар, дәвалау урынына барып кайтуга бушлай шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспорт чыгымнарына түләүләр керә.

Федераль ташламага ветераннар, инвалидлар, элекке балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиация нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр керә.

Татарстанда бүгенге көндә 148 мең кеше социаль ярдәм ала. Азнакай районында федераль ташламага 4441 кеше ия. Аларның 1810ы социаль пакеттан файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев