Эш бирүчеләр белән киңәшмә узды
10 ноябрьдә Мәдәни үзәктә мәшгульлек үзәге оештырган “Кеше ресурсы: мәсьәләләр, трендлар” темасына киңәшмә үткәрелде
Биредә эш бирүчеләр кадрлар җитмәү мәсьәләсе хакында чыгышлар ясадылар, хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
— Бүген район оешма-предприятиеләренә эшче куллар җитми. Без бу юнәлештә бергә эшләргә тиешбез. Профориентлаштыру эшләрен көчәйтергә, ата-аналар белән күбрәк очрашырга кирәк, чөнки балалар әти-әниләрен тыңлыйлар. Аларга бүгенге көндә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зуррак булуын аңлатырга тиешбез. Шулай ук җитәкчегә дә күп әйбер бәйле: әгәр үз предприятиесен кайгырта икән, ул кадрлар белән шөгыльләнәчәк — мәктәпкә дә барачак, техникумнар белән дә эшлиячәк, яшьләр белән дә очрашачак, төрле характердагы стимуллаштыру чараларын да күрәчәк, — дип сөйләде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Очрашуда район оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев