“Экология” милли проектының “ТРда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында республикада 1000 гектар мәйданда табигый урман торгызу буенча эшләр башкарылган.
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Республикада туфрак өслеген минеральләштерү һәм агач аударганда табигый үсеш юлы белән кыйммәтле токымнарны табигый яңарту өчен уңай шартлар тудырыла. Быел мондый эшләр 2,3 мең гектарда башкарылачак, – диелә хәбәрдә.
Әлеге проект нигезендә районда да юнәлешле эш алып барыла. Быел 179 Азнакайда барлыгы гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган.
Нет комментариев