Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дублер көне: Эльвина Зиннурова Азнакай районы башлыгы кәнәфиенә утырды

Менә берничә еллар инде Азнакай районында җирле үзидарә көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергә Дублер көне уздырылып килә.

(19 апрель, Азнакай, Лиза Нурлыева) Быел да җирлегебезнең җитәкче постлары белән якыннанрак танышу чарасына мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары - иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган егет-кызлар килде.

Азнакай районы башлыгы кәнәфиенә 2нче мәктәпнең иң яхшы укучыларының берсе - Балалар иҗтимагый оешмаларының район Берлеге рәисе, "Маяк" газетасы каршында эшләп килүче яшь журналистлар мәктәбе лидеры Эльвина Зиннурова "утырды".

Аңа постын вакытлыча тапшырып торган Марсель Шәйдуллин танышуны бүгенге көн бурычларыннан башлады. Һәрвакыттагыча, планда берсе арты берсе очрашулар, кабул итүләр, киңәшмәләр тезелеп киткән. Илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру да Дублер көненә туры килеп, укучылар өчен аеруча истәлекле калачак. Марсель Зөфәр улының дублерының нинди һөнәр сайлавы, ничек укуы, шөгыльләре, илдә, районда барган теге яки бу вакыйгаларга мөнәсәбәте белән кызыксынуына Эльвина да югалып калмыйча, төпле җаваплар биреп барды.

- Форсаттан файдаланып, Марсель Зөфәрович, Балалар иҗтимагый оешмалары Советы быел җәйге ял вакытында үзиреклеләр сменасы оештыру хакында тәкъдим-гозерен җиткерүне сораган иде. Монда Сезнең ярдәмгә өметләнәбез...


День дублера в Азнакаево: главным редактором «Маяк»а стала Ландыш Габитова - ЧИТАТЬ


Бу бик җанлы, эчкерсез әңгәмәне ташлап китәсе килмәсә дә, башка постларга да күз ташлап өлгерергә ашыктык.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов бүгенге алмашчысы Алия Заһидуллина белән компьютерда районның икътисади үсеш динамикасын барлый.

Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин 7 нче мәктәп лидеры Рушан Хафизов белән әңгәмә корган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән Диана Вахитова торак төзелеше белән бәйле мәсьәләне хәл итә иделәр.

Бу көнне район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узып, егет-кызлар депутат вазифасы, алар каравындагы мәсьәләләр белән дә танышу мөмкинлеге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев