Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Докладчы Хәйрүш (шаян хикәя)

Сүзен тәмәмлауга, бөтен зал һәм президиумдагылар аяк үрә басып, кул чаптылар. Шул көннән соң “Докладчы Хәйрүш“ дигән кушамат та тагылды.

– Хәйрүш абый, тыңла инде, ферма мөдирләренең чыгышы бик кирәк бит. Район үзәгеннән килүчеләр дә булачак. Менә шушы мәкаләнең хуҗалык исемен генә үзгәртеп күчереп язарсың да, җыелышта укып чыгарсың, – дип дип колхоз рәисе айга-вайга куймыйча бер иске гәҗит калдырып китте.

Каршы авыз ачарга да җитешә алмыйча басып калды Хәйрүш. “Син бит минем һәм малларың янында гына батыр,” – дип карчыгы дөрес әйтә инде. Юк инде, юк кыюлыгым дип, эченнән сукранып алды.

Җыелыш буласы көнне, иртәнге эшләрен бетереп кайтып, үзе куйган җирдән алып күчереп языйм дип үрелсә, гәҗит юк....

Карамаган җире калмады. Аһ, гонаһ шомлыгы икән! Карчыгы белмичә, ялга шәһәрдән кайткан балаларына шул гәҗитне турап, күкәй төреп җибәргән! Хәйрүш күзләрен акайтып, аңа әллә ничә катлы “матур” сүзләрне яудырды да, ашыга-ашыга машина белешеп, шәһәргә юл тотты.

Гәҗит кисәкләрен юллап алып кайтуга, көн кичкә якынлашып килә иде инде. Каникулда кунак булып калган оныгы алдына бөгәрләнеп беткән гәҗит кисәкләрен җәеп салды..

– Мә, улым, мозаика җыя беләсеңдер, менә шушы мәкәләне кагәзьгә күчереп язып бир әле миңа тиз генә!

– Хорошо, бабай, час сделаю, – дип малай эшкә кереште.

Бераз соңга калып, янып-пешеп Хәйрүш җыелышка барып керде. Сыер фермасы мөдире бик оста итеп чыгыш ясый башлаган иде инде. Аңардан соң сарык фермасы мөдире Хәйрүш чакырылырга тиеш, шуңа күрә колхоз җитәкчесе усал гына карап, аны күзләре белән урындыкка озатты.

Караштырып чыгыйм әле дип, оныгы язмасына күз төшерә генә башлаган иде, аны сәхнәгә чакырып та алдылар. Каушавыннан калтыранган кулларын көчкә тыеп, Хәйрүш укырга тотынды. Алланың рәхмәте, ул бик матур башланып китте. Шуңа сокланып, хисләнеп, күңеле белән күкләргә күтәрелеп, Хәйрүш дәвам итте.

– Сарыкларга уңайлыклар өчен туплар, скакалкалар кайтарылды. Һәм шулай ук балалар асты чистартылып тора, - дигән сүзләрдән соң зал дәррәү көлергә тотынды.

Ни уйларга да белмәүдән докладчыбыз каушады, чәчләрен сыпыргалап, киемендәге сәдәфләрен кармалап алды. Колакларына кадәр кызу йөгергән Хәйрүш сак кына президиумда утыручыларга таба борылды. Хуҗалык җитәкчесенең чырае бик тә аңлаешсыз иде. Район башлыгы зур гәүдәсен селкетеп, салмак кына кеткелдәп утыра. Күзләр очрашкач, бер ни дә булмагандай:

– Дәвам итегез, – дип куйды.

Аптыраган кыяфәт белән алдындагы кагәзенә күзен төбәп, тагын укый башлады Хәйрүш. Әллә нинди көтек мәзәк сүзләргә төртелде. Кайберләрен үзенчә җайлап укып китте. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды алуын. Ике катлы килеш ертылган гәҗитнең эчке кисәгенә балалар спортына кагылышлы мәкәлә эләккән икән.

– Дәвам ит, Хәйрүш абый, укып бетер, – дигән сүзләрдән соң башка чара калмады.

– Соңгы елларда фермаларда төрле спорт сарыкларына да зур игътибар бирелә. Барсына да уңайлы крассовкилар булдырып, тиреслек тотуга ирештек. Турникларда бик көр хис итәләр сарыклар. Балаларның теләге буенча җон кырку эше дә бик уңышлы бара....

Доклад тәмамлануга залда көлү тавышлары тагы да көчәеп китте. Башым бетте дип уйлады Хәйрүш. Башкаларга кушылып кеткелдәгән булса да, күңеленнән шушындый әдәм хурлыгына калуына ачуы кабарды. Шул гәҗитне рөхсәтсез алган карчыгына да, үз телен җүнләп белмәгән оныгына да, аңа дөрес тәрбия бирә алмаган үз балаларына да...

Шау-шулы көлү тавышларын туктатып, ул барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

– Ә көләргә түгел, еларга кирәк монда! Менә безнең тормыш кая тәгәри! – дип сүзен дәвам итте.

Киләчәк буынга кечкенәдән үк табынга килгән ризыкның ничек табылганын аңлатырга, шәһәр балаларын да авыл тормышы белән таныштырып торырга кирәклеген һәм дә үзебезнең татар теленә мәхәббәт тәрбияләү мөһимлеген дә кызып-кызып сөйләде ул. Сүзен тәмәмлауга, бөтен зал һәм президиумдагылар аяк үрә басып, кул чаптылар. Шул көннән соң “Докладчы Хәйрүш“ дигән кушамат та тагылды.

 

Илмира Сәлахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев