Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөньяның нәни матуры Азнакайда яши

Март ахырында Мәскәүдә Югары мода атналыгы узды. Анда Азнакайдан "Fashion" модель агентлыгына йөрүче 7 яшьлек Риана Гыйләҗева да чыгыш ясады. Риана модель мәктәбендә бер ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Узган ел ноябрь аенда "Татарстан супермоделе" титулын яулаган. Ә иң истәлеклесе - декабрь азагында "MINI MISS WORLD" халыкара конкурсында "Кечкенә мисс-мира"...

Март ахырында Мәскәүдә Югары мода атналыгы узды. Анда Азнакайдан "Fashion" модель агентлыгына йөрүче 7 яшьлек Риана Гыйләҗева да чыгыш ясады.

Риана модель мәктәбендә бер ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Узган ел ноябрь аенда "Татарстан супермоделе" титулын яулаган. Ә иң истәлеклесе - декабрь азагында "MINI MISS WORLD" халыкара конкурсында "Кечкенә мисс-мира" титулына лаек булу. Төбәк бәйгеләрендә җиңгән 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 16 конкурсантка арасында, Татарстан данын яклап, Риана искиткеч харизмы, артистлыгы, һөнәри осталыгы белән жюрины таң калдырган. Ул ел дәвамында конкурсының йөзе булып торачак. Риана Гыйләҗева "STARS & MODELS" балалар актерлык-модель агентлыгы базасына кертелеп, хәзер төрле кастингларда, мастер-классларда, фотосессияләрдә, конкурсларда һәм мода күрсәтүләрдә катнаша.

Болардан тыш әле ул Азнакай сәнгать мәктәбенең "Балачак" хореографик ансамбленә дә йөри. Коллектив быел "Рухият" рухи яңарыш фонды үткәрә торган "Сандугач сайрар илем" фестивалендә өченче урынны алды.

Азнакай 5 нче мәктәбендә дә шундый укучылары булу белән горурланалар. Риана уку алдынгысы да.

Һөнәрләре буенча икътисадчы Инесса һәм бораулаучы Нәфис Гыйләҗевлар гаиләсендә әнә шундый сәләтле бала үсә.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дөньяның нәни матуры Азнакайда яши