Дөньяның нәни матуры Азнакайда яши
Март ахырында Мәскәүдә Югары мода атналыгы узды. Анда Азнакайдан "Fashion" модель агентлыгына йөрүче 7 яшьлек Риана Гыйләҗева да чыгыш ясады.
Риана модель мәктәбендә бер ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Узган ел ноябрь аенда "Татарстан супермоделе" титулын яулаган. Ә иң истәлеклесе - декабрь азагында "MINI MISS WORLD" халыкара конкурсында "Кечкенә мисс-мира"...