Чубар Абдул авылында үрнәк гаиләләр күп
ҖӘМГЫЯТЬ

Чубар Абдул авылында үрнәк гаиләләр күп

Чубар Абдул авыл китапханәсе “Гаилә-гомер чишмәсе” онлайн-марафонына кушылган.

Китапханәче Миләшү Гыймаева анда авыларындагы үрнәк парларның фотосүрәтләрен урнаштырып бара.

Алар арасында Радик һәм Халидә Миннекәевләр дә бар. Менә 40 ел инде бу пар бер-берсенә терәк, авылдашларына үрнәк булып, матур итеп гомер кичерә. Радик башта колхозда, хәзер Җәлилдә предприятиедә шофер, Халидә “Тукай” хуҗалыгында бухгалтер булып эшли. Алар лачындай 3 ул үстергәннәр.


Нет комментариев