Өлкәннәр көне уңаеннан районда төрледән-төрле чаралар уза
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә бик зур концерт булды. Өлкәннәрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Аеруча актив, фидакарь ветераннарыбызга бүләкләр тапшыру – чараның күңелле мизгелләре булды. Бәйрәм районыбыз талантларының зур концерт программасы белән үрелеп барды.
Өлкәннәрне хөрмәтләү буенча район күләмендә төрле чаралар дәвам итә.
Алга таба шахмат ярышлары, ГТО нормативларын тапшыру һәм башка бик күп чаралар да планлаштырабыз. Өлкәннәребезнең һәркайсы бәйрәм рухын, кирәкле һәм кадерле кеше булуларын тоярга тиешләр, ди район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова.
Нет комментариев