Бәхетсезлек алып килгән бәхет: әнисенең үлеме яхшы кәләш табуга сәбәп булган
Динәнең күңелен бүген иртәдән үк пошаманлык биләп алды. Кулы һичбер эшкә бармады. Ары сугылды, бире сугылды. Эш көне дә түгел ичмасам, балалар белән юаныр иде. Үзенекеләрне дә, каникул вакыты булгач, авылга әниләренә кайтарып куйдылар. Русланы исә, бакчаларны бер искәреп кайтам дип, машинасына утырып чыгып китте. Динәне дә кыстап караган иде...
Динәнең күңелен бүген иртәдән үк пошаманлык биләп алды. Кулы һичбер эшкә бармады. Ары сугылды, бире сугылды. Эш көне дә түгел ичмасам, балалар белән юаныр иде. Үзенекеләрне дә, каникул вакыты булгач, авылга әниләренә кайтарып куйдылар. Русланы исә, бакчаларны бер искәреп кайтам дип, машинасына утырып чыгып китте. Динәне дә кыстап караган иде дә, кәефем юк дип карышты шул. Менә хәзер үкенеп утыра да бит...
Кинәт уйларын бүлеп, кесә телефоны тавыш бирде. Аны кабалана-кабалана сумкасыннан алганчы, элемтә өзелеп тә куйды. Русланы икән .Аның номерын кире үзе җыйды. Элемтәнең аргы очында иренең:
- Динә, җаным, кичер.... Мин кеше бәрдердем, - дигән өзек-өзек тавышын ишетеп, бер мизгелгә өнсез калды.
- Әй, ходаем, менә җаным нигә алгысыган икән. Руслан син кайда? - дип сорарга көч тапты тагын үзе.
- Мин хастаханәдә. Олы яшьтәге апа ул. Үләр ахры. Табиблар өмет юк диләр...
- Тынычлан, мин хәзер килеп җитәм! - Динә әлеге сүзләрне әйткәндә инде бишенче каттан йөгерә-атлый төшеп килә иде. Такси чакырды, анысы озаклады. Көткәндә минутлар да сәгатькә тиң бит ул.
Динә хастаханә ишегендә бер ир белән чактан гына маңгайга маңгай бәрелешмәде. Башын ике кулы белән тоткан Дамирны шунда гына абайлады ул. Бу бит 25 ел элек аның белән бер сыйныфта укыган, аңа сөю хатлары язган тәүге мәхәббәте Дамир! Ләкин шактый еллар буена сузылган ярату бер мизгелдә челпәрәмә килде. Мәктәпне тәмамлар алдыннан сукмаклары мәңгелеккә аерылды аларның. Дуслыкка, мәхәббәткә шулай нокта куелды. Моңа авылда "йөремсәк" дигән даны таралган кибетче кыз Ләйсирә сәбәпче иде. Әллә бозым ясады, әллә башка берәр ничек, җиңел генә үзенеке итте дә куйды ул Дамирны.
Ә Динә бу аерылышуны бик авыр кичерде. Аларны бергә күрмәс өчен бик ерак шәһәргә китеп урнашты. Шунда белем алды, канатын ныгытты. Яхшы гына эшкә дә урнашты. Теләге барысын да онытып, тормышны өр-яңа биттән башлау иде. Ләкин сагыну дигән нәрсә үзәкләргә үтте. Шул халәт аны туган ягына кабат тартып кайтарды. Район үзәгендә үз белгечлеге буенча эш тапты. Булачак тиң яры да туган ягында көткән аны. Язмыштан узмыш юк дип юкка гына әйтмиләр шул.
Руслан керәшен егете булса да, татарларның бөтен гореф-гадәтен ихтирам итеп санлап яшәүче, бик тә итагатьле егет булып чыкты. Динәнекеләр Русланны, Русланныкылар Динәне үз балаларыдай кабул иттеләр. Алар чәчләрен чәчкә бәйләгәндә инде икесе дә аякта нык басып торучы хезмәткәрләр иде .Динә балалар табибы, Руслан билгеле бер оешмада өлкән мастер вазыйфасын башкарды. Мәхәббәт җимешләре - бер уллары, бер кызлары дөньяга килде. Бар яклап та түгәрәк гаиләгә сокланып та, көнләшеп тә караучылар җитәрлек булды. Төрле нахак сүзләр белән гаиләне җимерергә теләүчеләре дә табылды. Әмма Руслан да, Динә дә мондый матавыклардан өстен кала белделәр.
Көтмәгәндә тормыш менә шундый "бүләк" әзерләр дип кем уйлаган бит. Дамир белән күзләре күреште, сүзләре берара ялганмый торды. Беренче булып Динә телгә килде:
- Сәлам, классташ, ни хәлең бар?
- Сәләм, Динә... Сорама хәлләремне, сөйләрлек түгел...
Дамирның күзләрен яшь пәрдәсе каплаган иде.
- Әнине машина бәрде...
Шул мизгелдә Динәнең йөрәген тамыры белән йолкып алдылар мени.
- Моның булуы мөмкин түгел, мөмкин түгел...
Уйларын кычкырып әйткәнен сизми дә калды ул.
- Их, Динә, - дип дәвам итте Дамир. - Белсәң иде ниләр кичергәнемне. Үткәннәргә кире кайтасы иде лә...
Динә Дамирны әллә юатты, әллә юк. Төш белән өн халәтендә, ул аны калдырып, хастаханәгә йөгереп керде. Реанимация ишек төбендә хәсрәттән суырылып калган Русланын күреп, йөрәге кысылып куйды. Руслан аны күрүгә, гаепле күләрен аска төбәп:
- Кичерә алсаң, кичер, минем гаебем юк, - дип кенә әйтә алды. Динә аның күкрәгенә башын салып, илереп елап җибәрде.
Табиб чыгып, Дамирның әнисенең аңына килүен, улын күрергә теләвен әйтте. Баскычтан менеп килүче Дамир бу хәбәрне ничек кабул итәргә белмичә,табиб артыннан атлады.
Кафия апаның улын күрергә теләве юкка түгел иде шул.
Газиз баласының йөзен соңгы кат күреп калудан бигрәк, бакыйлыкка күчкәндә үз өстендә авыр йөк алып китәсе, бер гөнаһсыз адәм баласын гаепле итәсе килмәде аның. Шуңа күрә соңгы көчен җыеп күзләрен ачты, улын дәшеп китерде.
-Балакаем, күз нурым! Ул егетнең тамчы да гаебе юк. Син эштә чакта Ләйсирә килен өйдән куып чыгарды. Тинтерәп йөри торгач, башым әйләнеп, олы юлга чыкканмын. Караңгылыкка очтым...
Кафия апаның сүзләре ярты юлда өзелеп калды.
- Әнни-и-и-и! - Дамирның тавышы таш диварларга бәрелеп урамнарга кадәр яңгырады. Тавышка йөгереп килгән табиб чарасыз булып, кулын аның иңнәренә салды.
Кафия апаны җирләделәр. Руслан гаебе булмаса да, бик нык өзгәләнде. Үз әнисе кебек кеше бит. Суд булды. Әлбәттә аны акладылар. Дамир газиз әнисенең аманәтен аяк астына салмады, ничек кенә авыр булмасын, Русланны яклап чыкты. Әнисенең вафатыннан соң ук Ләйсирә белән араны өзде. Бу вакыйганың төп гаебе аңарда булуын белүгә өенә кайтып, эт итеп кыйнап ташлыйсы килсә дә,тыелып калды, әнисенең якты рухын рәнҗетер төсле тоелды.
Кафия апаның өчен, җидесен уздырганда Динә аш-су әзерләүне дә үз өстенә алды. Руслан гына шактый вакыт җанына тынгылык тапмады. Кафия апага таш куюны, чардуган ясатуны Динә белән бергәләп башкардылар алар. Дамирның исә хәзер ялгыз булуын истә тотып, Динәнең тол калган ике туган сеңлесе белән таныштырырга булдылар. Һәм ялгышмадылар. Ике яралы йөрәк бергә кушылып, менә дигән итеп яшәп киттеләр. Җандагы яралар да бераз басыла төште.
Яңа елны алар бер өстәл артында зур бер гаилә булып каршыладылар. Әлбәттә, Кафия апаны да искә алырга онытмадылар. Ә Динә төнлә аны төшендә күрде. Кафия апа ап-ак яулыкларын чөеп, матур күлмәкләрен киеп, җимеш бакчасында йөри, үзеннән чиксез нур бөркелә, имеш. Менә ул Динә белән Русланга борылып елмайды да кулын изәде. Бу аның шулай тамчы да рәнҗемәвен белдерүе иде.
Гөлчәчәк Садретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев