27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай яшүсмерләре кылган җинаятьләр өчен ата-аналар үз кесәсеннән түли
«Урлашсаң, кулың корый», - дип куркыталар иде безне кечкенә чакта әбиләр. Шуңа күрә кеше әйберсенә тию түгел, урамда хуҗасыз ятканын иелеп алырга да шүрләтә иде. Хәзерге бала-чаганы борынгы ырым-шырымнар белән алдармын димә. Заманасы да башка шул. Супермаркетларга керсәң, иркен заллар буйлап йөргәндә, товар күплегеннән күзләр камаша, күңелләр ымсына. Барысын тотып...
-
"Пар канатлар" клубы азнакайлыларны очрашуга чакыра
Иртәгә, 28 октябрьдә, 18.00 сәгатьтә Азнакай ЗАГС бүлегендә районның "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте каршындагы "ПАР КАНАТЛАР" клубы кызыклы очрашу оештыра. Керү ирекле. Рәхим итегез!
-
Азнакайлылар иминлеген видеокамералар да саклый башлый
"Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча Азнакайда торак йортларга видеокамералар урнаштыра башладылар. Иртән эшкә, яки берәр яры сәяхәткә, кунакка чыгып киткәндә, һәрберебез кире әйләнеп кайтканчы өебезнең исән-имин торуын тели. Ә подъезд төбендә төн кунарга калдырган машиналар тәмам йокыларыбызны качыра. Ансат кына кеше малына ия булырга теләүчеләр җитәрлек бит ул. Җитмәсә, өлкән яшьтәгеләрне...
-
Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина “Безнең заман“ IV республика фестивале зона смотрында җиңү яулады
Әлмәт шәһәрендә эшләүче яшьләр иҗатының "Безнең заман" дип исемләнгән IV ачык республика телевизион фестивале зона смотрында Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина татар кызлары биюен башкарып, беренче урынны яулады һәм 10-13 ноябрьдә Казанда Пирамида күңел ачу комплексында үтәчәк Гала-концертка чакыру алды. Ул балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә укыта, "Балачак" бию коллективын җитәкли. Әлеге...
-
Азнакай әбиләре үзенчә исәплиләр
Безне беренче класстан ук мәктәптә счет төймәсе белән кушарга, алырга өйрәттеләр. Бүгенгедәй хәтеремдә: такта алдында торган аяклы счет зур, безнең буйда иде. Ә без аның янына барып баса идек тә, берәм-берәм төймәләрне саный идек... Бухгалтер булып эшләгәндә дә кеше калькулятор белән санаганда мин рәхәтләнеп счет төймәсен шарт-шорт тарттым, алырга, кушарга,...
-
Бәхетсезлек алып килгән бәхет: әнисенең үлеме яхшы кәләш табуга сәбәп булган
Динәнең күңелен бүген иртәдән үк пошаманлык биләп алды. Кулы һичбер эшкә бармады. Ары сугылды, бире сугылды. Эш көне дә түгел ичмасам, балалар белән юаныр иде. Үзенекеләрне дә, каникул вакыты булгач, авылга әниләренә кайтарып куйдылар. Русланы исә, бакчаларны бер искәреп кайтам дип, машинасына утырып чыгып китте. Динәне дә кыстап караган иде...
-
Азнакай халкы шәһәр ярминкәләрендә арзан бәягә продукция җыйган
Азнакай халкын районда җитештерелгән арзан бәяле экологик чиста продукция белән тәэми итү максатыннан шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Быел көзен инде шундый 12 ярминкә булып үтте. Бу вакыт эчендә "Шифа" сәүдә үзәге каршына һәм Актүбәнең базар мәйданына 41 тонна бодай, 5 тоннадан артык ит һәм башка продукция...
-
Нияз Габдрәшитов Азнакайның иң яхшы бомбардиры дип танылды
"Юбилейный" стадионы аланында футбол буенча мәктәп командалары арасында Азнакай Беренчелеге узды. Ярышта шәһәрнең барлык мәктәпләре дә катнашты. Каты көрәш барышында пенальтидан соң җиңүчеләр дә билгеле булды. Лаеклы беренче урынга Азнакайның 2 нче урта мәктәбе командасы чыкты (физкультура укытучысы - Гөлназ Вахитова). Икенче урынны Азнакайның 5 нче мәктәп командасы яулады (...
-
Азнакай депутатлары үзләренең сайлаучыларын сайлау округлары үзәкләрендә кабул итә
28 октябрьдә Азнакай шәһәр Советы депутатлары сайлау округлары үзәкләрендә үзләренең сайлаучыларын кабул итәләр. Азнакай район Советы депутатлары халыкны җирлекләрнең административ үзәкләрендә кабул итә. Сайлаучыларны кабул итү вакыты: 16.00-17.00 сәгатьләрдә. Тулырак мәгълүмат белән Азнакай муниципаль районының рәсми сайтында (aznakayevo.tatarstan.ru) "Район турында. Җирле үзидар органнары. Муниципаль район Советы. Депутатлар" бүлегендә танышырга була....
-
Азнакай халкы газета-журналларга язылган өчен телевизор ота ала, берәү бар инде
Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән «Газета-журналларга язылган өчен - телевизор!» акциясендә катнашырга 161 хат килгән булган. Исегезгә төшерәбез, катнашучыларның барсы да 12 савыт-саба...