Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген – җәйге ял көне. Азнакайлыларны кайда көтәләр?

 Бүген җәйге хозурдан файдаланып, бергәләп ял итәргә чакыру бар.

Дөрес, моңа бераз гына яңгыр комачау ясый, әмма без бит оптимист халык, эремәбез әле! Мәдәни мохит кысаларында районда ял чаралары оештырыла, әйдәгез, барыйк бергәләп. Актүбәлеләрне 17.30 сәгатьтә Нефтьчеләр, Губкин, Лесная, Ленин урамнарындагы скверларда көтәләр. Үзешчәннәр концерты җәй яменә күңелле ноталар да өстәр, аларга кушылып күңел ачарбыз. Ә инде Азнакай шәһәрендә сезне Гаилә паркы үзенә чакыра. Җәйге кәефкә дәртле көйләр өстәп, рәхәтләнеп биик, җырлыйк.

 Шунсын да җиткерергә ашыгабыз: иртәгә биредә “Тылсым илендә” мастер-класс ишекләрен ача. Тарсус паркы балаларны дуслык бәйрәменә җыяр.

 Очрашыйк, танышыйк, дуслашыйк, бергәләп ял итик, азнакайлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев