Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергә булыйк, сак булыйк

Бары бер ел узып китте Оешма ачылуга.

Бары бер ел узып китте
Оешма ачылуга.
Хезмәт авыр, ярдәм бирсен
Тырыш хезмәт куюга.

Татар халкы арасында
Әйтелгән бер әйтем бар,
“Саклаганны саклармын”, – дип
Тиккә генә әйтмиләр.

Аңлап яшик, гөрләп яшик,
Кайда гына торсак та.
Һич онытмыйк бу сүзләрне, 
Ничә яшьтә булсак та.

Һәр эшебез, hәрбер гамәл
Тора бит үзебездән.
Кайнар яшьләр коелмасын
Тик безнең күзебездән.

Татар халкы тату халык,
Һәрбер әштә, hәр җирдә.
Көтелмәгән җил-давылда
Болгана тирән күл дә.

Монда хезмәт куйганнарга
Саулык-тазалык бирсен.
Бәла-каза читләп үтсен,
Беркем кайгы күрмәсен.

Шундый авыр вакытта да, 
Бергә булыйк, сак булыйк. 
Хезмәт иткән юлларына 
Изгелек теләп торыйк.

Изгелекне, татулыкны
Аңлый изге hәр кеше,
Шуңа күрә гөрләп бара
Тормышта hәрбер эше.

Газиз халкым, телим сезгә
Сабырлык hәм изгелек.
Шушы изге теләкләрем
Булса иде гомерлек.

Гөлназ Дәүләтшина, 12 нче янгын сүндерү часте инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев