Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер җылы сүз дә җитә...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын районда бик зурлап үткәрделәр. Безгә, тыл ветераннарына да кадер-хөрмәт олыдан булды. Бер төркем мәгариф ветераннарын 5нче мәктәп залына җыеп, юбилей медальләрен тапшыру тантанасы оештырдылар. Хөкүмәт бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды. Соңыннан табын артында үзебез эшләгән елларны искә төшереп утырдык. Чордашларыбыз...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын районда бик зурлап үткәрделәр. Безгә, тыл ветераннарына да кадер-хөрмәт олыдан булды. Бер төркем мәгариф ветераннарын 5нче мәктәп залына җыеп, юбилей медальләрен тапшыру тантанасы оештырдылар. Хөкүмәт бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды. Соңыннан табын артында үзебез эшләгән елларны искә төшереп утырдык. Чордашларыбыз белән бер аралашып алу үзе бер гомер булды.
Туган көнем дә шушы чорга туры килде. Дамир Рашат улы, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйган урыным - балалар бакчасыннан җитәкчеләр өйгә килеп тагын котладылар. Гел көтмәгән, уйламаган җирдән 8нче ТОС җитәкчесе Гәүһәрә Мөгътәсимова да бүләкләр күтәреп килгән.
Безне шулай кадерләгән өчен район җитәкчеләренә бик рәхмәтлебез.
Наилә Хәмидуллина,
тыл һәм хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер җылы сүз дә җитә...