Бер җылы сүз дә җитә...
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын районда бик зурлап үткәрделәр. Безгә, тыл ветераннарына да кадер-хөрмәт олыдан булды. Бер төркем мәгариф ветераннарын 5нче мәктәп залына җыеп, юбилей медальләрен тапшыру тантанасы оештырдылар. Хөкүмәт бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды. Соңыннан табын артында үзебез эшләгән елларны искә төшереп утырдык. Чордашларыбыз...