Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер азнакайлы мошенникларга 105 мең сум акча күчергән

Социаль мошенниклар тик ятмый һәм бу хакта газета битләрендә кисәтүләргә карамастан, алар капкынына кабучылар очрап тора. Алдарларның сүзенә ышанып, 1979 елгы азнакайлы да акчасыннан колак каккан. Мошенниклар аның кәрәзле телефонына шалтыратып, банк картасына вирус эләгүе турында әйтәләр. Резерв счет булуы хакында да белдереп, акчаны тиз арада шунда күчерергә киңәш итәләр....

Социаль мошенниклар тик ятмый һәм бу хакта газета битләрендә кисәтүләргә карамастан, алар капкынына кабучылар очрап тора. Алдарларның сүзенә ышанып, 1979 елгы азнакайлы да акчасыннан колак каккан. Мошенниклар аның кәрәзле телефонына шалтыратып, банк картасына вирус эләгүе турында әйтәләр. Резерв счет булуы хакында да белдереп, акчаны тиз арада шунда күчерергә киңәш итәләр. Ир кеше картасында булган 105 мең сум акчаны мошенниклар "кесәсенә" күчерә. Аңына килгәндә инде соң була, еллар дәвамында җыелган акчалардан җилләр исә. Аферистлар кармагына эләгүен аңлаган ир-атка полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер азнакайлы мошенникларга 105 мең сум акча күчергән