Бер азнакайлы мошенникларга 105 мең сум акча күчергән
Социаль мошенниклар тик ятмый һәм бу хакта газета битләрендә кисәтүләргә карамастан, алар капкынына кабучылар очрап тора. Алдарларның сүзенә ышанып, 1979 елгы азнакайлы да акчасыннан колак каккан. Мошенниклар аның кәрәзле телефонына шалтыратып, банк картасына вирус эләгүе турында әйтәләр. Резерв счет булуы хакында да белдереп, акчаны тиз арада шунда күчерергә киңәш итәләр....