Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Ильясов 90 яшен билгеләп үтте

Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге 90 яшен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Ильясовны котлады. Әсәй авылында крестьян гаиләсендә туып-үскән Зиннур Ильясовка тормышның авыр йөген кечкенәдән үк зурларча җигелеп тартырга туры килә. Ул башта колхоз тегермәнендә контролер, аннан соң Сарманда бухгалтерлык курсларын тәмамлап, эшен Митрәй авылында дәвам итә....

Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге 90 яшен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Ильясовны котлады.

Әсәй авылында крестьян гаиләсендә туып-үскән Зиннур Ильясовка тормышның авыр йөген кечкенәдән үк зурларча җигелеп тартырга туры килә. Ул башта колхоз тегермәнендә контролер, аннан соң Сарманда бухгалтерлык курсларын тәмамлап, эшен Митрәй авылында дәвам итә. Сугыш турындагы кайгылы хәбәрне Сабан туенда ишетә. Ә кичкә яшь егеткә хәрби хәзерлек өчен төркем оештырырга кушалар.

1942 елның март аенда ул да повестка ала һәм кече лейтенантлар хәзерләү курсларына Красноярск округына җибәрелә. 1942 елның май аеннан сугышка керә, озак та үтми әсирлеккә төшә. Газаплы әсирлектән Зиннур Ильясовка исән-сау чыгарга насыйп була. Азат ителгәннән соң да әле ул Чехословакиядә машина йөртүчегә укып, техник хезмәт күрсәтү ротасына җибәрелә, Венага кадәр барып җитә. Зиннур Ильясов демобилизацияләнеп, 1947 елның март аенда туган иленә әйләнеп кайта.

Сугыш ветеранының күкрәген Бөек Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре бизи.

Туган ягына кайткач, бухгалтерлык эшен дәвам итә. Шул ук авылдан Наҗия исемле кызга гашыйк булып, гаилә коралар. Бәхетле, тату гаиләдә 5 малай дөньяга килә. Бишесен дә баһадирдай ир-егетләр итеп үстереп, олы тормыш юлына озаталар.

Зиннур Шәйхвәлиевич озак еллар дәвамында пассажир автотранспорты предприятиесендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Наҗия белән 65 ел бергә гомер итәләр алар. Зиннур ага тулы тормыш белән, һәр яңа туган көнгә сөенеп яши. 15 онык, 6 оныкчыкның яраткан бабасы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Ильясов 90 яшен билгеләп үтте