Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Ильясов 90 яшен билгеләп үтте
Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге 90 яшен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Ильясовны котлады.
Әсәй авылында крестьян гаиләсендә туып-үскән Зиннур Ильясовка тормышның авыр йөген кечкенәдән үк зурларча җигелеп тартырга туры килә. Ул башта колхоз тегермәнендә контролер, аннан соң Сарманда бухгалтерлык курсларын тәмамлап, эшен Митрәй авылында дәвам итә....