Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башкортстанда сан алуны контрольдә тоту өчен татар конгрессы эшче төркем төзеде

Илкүләм халык санын алу барышында Башкортстанда кайбер аңлашылмаучылыклар туып тора.

Әле шушы көннәрдә генә республиканың “Китап” радиостанциясе делегациясен Башкортстаннның кайбер районнарына кертмәгәннәр. Менә шул хәлләрдән чыгып, Башкортстанда халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне карау өчен махсус эш төркеме төзелде. Башкортстанның татар конгрессы башкарма комитеты шундый карарга килде.

–Республикада халык санын алу гадел үтсен, чөнки бу мәгълүматлар алдагы 10 елда файдаланылачак. Без алар нигезендә балаларыбызның киләчәген билгелибез, – диде башкарма комитет җитәкчесе Заһир Хәкимов.

Ул эш төркеменең киләчәктә мондый күңелсезлекләргә юл куймау максатында оештырылуына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев