Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башкортстан ветераннары җавап визиты белән Азнакайга килде

Күптән түгел җирлегебез ветераннары Туймазы өлкәннәре белән очрашып, Башкортстаннан күңелле тәэсирләр белән кайткан иде. Сишәмбе көнне исә Туймазы районы ветераннар советы рәисе Адонис Фазуллин җитәкчелегендә бер төркем җавап визиты белән Азнакайга килде. Туймазылыларны «Дуслык» чишмәсендә район җитәкчелеге, Карамалы авыл җирлеге башлыгы, ветераннар, тальянчылар ансамбле җыр-моң, ипи-тоз белән каршы алды. Өлкәннәрне...

Күптән түгел җирлегебез ветераннары Туймазы өлкәннәре белән очрашып, Башкортстаннан күңелле тәэсирләр белән кайткан иде. Сишәмбе көнне исә Туймазы районы ветераннар советы рәисе Адонис Фазуллин җитәкчелегендә бер төркем җавап визиты белән Азнакайга килде.

Туймазылыларны «Дуслык» чишмәсендә район җитәкчелеге, Карамалы авыл җирлеге башлыгы, ветераннар, тальянчылар ансамбле җыр-моң, ипи-тоз белән каршы алды. Өлкәннәрне җирлегебездә сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев Азнакайның социаль-икътисади торышы белән таныштырып үтте, актив тормыш позициясе өчен ветераннарга рәхмәт белдерде.

Район һәм шәһәр белән танышуны туймазылылар ветераннар советы бинасыннан башлады. Биредә Азнакайның тынгысыз җаны - ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов кунакларны оешманың бүгенге көне белән таныштырып үтте, өлкәннәрнең үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдәге уңышлары турында сөйләде. Соңыннан туймазылылар «Азнакайнефть» идарәсе музеенда булып, ветераннар советы эшчәнлеге белән таныштылар, җиңү мәйданындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.

Азнакай май заводына оештырылган экскурсия өлкәннәргә аеруча ошады. Әйтергә кирәк, шәһәрдә җитештерелүче әлеге төр продукция күрше республикада зур сорау белән кулланыла.

- Азнакайның ак маен бик яратып алабыз. Бүген инде аның кайда һәм нинди шартларда җитештерелүен күрү - аеруча кызыклы булды, - ди ветераннар.

Очрашу район һәм шәһәр Мәдәният йортында дәвам итте. Монда Туймазы һәм Азнакай ветераннары түгәрәк өстәл артында очрашып, кайбер мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, ике як та эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән ветераннар мондый аралашуларның кирәклегенә тагын бер кат инандылар.

- Күпме яшәү дәрте, көч алдык бу очрашудан! Күңел бәйрәме булды бу. Бүгенге чара күпләр күңелендә якты мизгелләр, күңелле хатирәләр калдырыр, мөгаен. Очрашып-сөйләшүләр, тәҗрибә уртаклашулар безнең оешмаларның эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк, - ди Миргасим Кәримов.

Туймазы ветераннары, Сарлы авылында булып, яңа ачылган клуб, төзекләндерелгән мәктәп белән дә танышканнан соң, «Якын киләчәктә тагын очрашырга язсын», - дип, юлга кузгалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башкортстан ветераннары җавап визиты белән Азнакайга килде