Башкортстан ветераннары җавап визиты белән Азнакайга килде
Күптән түгел җирлегебез ветераннары Туймазы өлкәннәре белән очрашып, Башкортстаннан күңелле тәэсирләр белән кайткан иде. Сишәмбе көнне исә Туймазы районы ветераннар советы рәисе Адонис Фазуллин җитәкчелегендә бер төркем җавап визиты белән Азнакайга килде.
Туймазылыларны «Дуслык» чишмәсендә район җитәкчелеге, Карамалы авыл җирлеге башлыгы, ветераннар, тальянчылар ансамбле җыр-моң, ипи-тоз белән каршы алды. Өлкәннәрне...