Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы тәрзәдән егылып төшүдән ничек сакларга?

Кече яшьтәге балаларның тәрәзәдән егылып төшүе турында гел ишетеп торабыз. Аеруча соңгы вакытта ешайган мондый хәлләр.

Бу исә балалар травматизмына һәм хәтта үлем очракларына китерә. Мондый күңелсез хәлләргә юл куймау максатларында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вакәләтле вәкил тарафыннан “Куркынычсыз тәрәзәләр” акциясенә старт бирелгән.

Баланы тәрзәдән егылып төшүдән ничек сакларга?

– Бала өйдә булганда тәрәзәләрне ачмагыз! Бер мизгелгә генә игътибарны читкә юнәлтү дә бала гомеренә торырга мөмкин.

– Урындык, өстәлләрне һәм башка җиһазларны тәрәзә кырына куймагыз.

– Балага тәрәзә янындагы җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез.

– Чебен-черкидән саклаучы сеткаларга ышанмагыз. Ул баланы егылудан сакламый, киресенчә, сабый аңа ышанып таяна һәм сетка белән бергә егылып төшәчәк.

– Тәрәзәгә бала ачмаслык итеп блокираторлар яки рәшәткәләр куегыз.

– Балага тәрәзәдән нәрсәдер күрсәткәндә, аны ныклап тотыгыз, киеменнән генә тотмагыз.

– Өлкән балаларны кечкенәрәкләрен карарга өйрәтегез.

– Балаларны беркайчан да күзәтүсез калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев