Азнакайның Яшьләр паркында агачлар утыртылды
Азнакайның Яшьләр паркында яшел өмә узды. Анда район җитәкчеләре, бюджет учреждениеләре һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты.
- Алдагы көнне трактор белән 130 чокыр казыдык. Миләш, юкә, татар чаганы үсентеләрен урманнан казып алып кайттык, - ди «Азнакай шәһәре яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе» ААҖнең яшелләндерү буенча мастеры Мөдирә Кәримова.
«Азнакай...