Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь техниклары Казанга мавыктыргыч фән һәм техника йортына сәяхәт белән бүләкләнде

Мәдәният йортында оештырылган яшь техниклар иҗат күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Биредә районның 13 мәктәбеннән 29 укучы үз эше белән катнашты. Аларның фантазиясе һәм тапкырлыгына чикләр юк иде. Соңгы елларда балалар техник иҗатка күпләп тартыла башлады. Моның өчен районда мөмкинлекләр дә тудырылды: Балалар иҗаты үзәгендә, мәктәпләрдә төрле түгәрәкләр оештырылды, аларга...

Мәдәният йортында оештырылган яшь техниклар иҗат күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Биредә районның 13 мәктәбеннән 29 укучы үз эше белән катнашты. Аларның фантазиясе һәм тапкырлыгына чикләр юк иде.


Соңгы елларда балалар техник иҗатка күпләп тартыла башлады. Моның өчен районда мөмкинлекләр дә тудырылды: Балалар иҗаты үзәгендә, мәктәпләрдә төрле түгәрәкләр оештырылды, аларга педагоглар, предприятиеләрдән белгечләр тартылды.


- Аеруча "Нефтемаш" заводы зур активлык күрсәтте. Шәһәребезнең 8 нче мәктәбе укучылары белән алар бу эшкә бар җитдилеге белән алынды. Техник иҗат күргәзмәсе оештыруның да инициаторы - предприятие җитәкчесе Марат Гайсин, аңа зур рәхмәтлебез, - ди Балалар иҗаты үзәгенең фәнни-техник бүлеге структур бүлекчәсе җитәкчесе Нурия Шиһапова.


Башта техник иҗат күргәзмәсе эмблемасына рәсем конкурсы игълан ителгән. Гимназиянең 3 нче сыйныф укучысы Амалия Шакирова тамашачы симпатиясе призына лаек булып, аңа "Нефтемаш" заводыннан 4000 сумлык, муниципаль район башлыгыннан 1000 сумлык сертификат тапшырылды. Ә җиңүче Фәйрүзә Латыйфуллина (3 нче мәктәп) планшет белән бүләкләнде.


- Районыбызда шушындый сәләтле, башлы балалар булуы куандыра. Кайбер эшләр бүген патент алырлык, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин яшь техниклар күргәзмәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашып.


Бу көнне күргәзмәгә мәктәп укучылары агылды. Яшьтәшләренең эшенә алар да югары бәя бирде.
- Пульт белән идарә итә торган машиналар, легороботлар, шарлавык бик ошады. Үземнең дә берәр түгәрәккә йөрисем килеп китте, - ди 2 нче мәктәптән Илназ Хәкимов.


- Мондый күргәзмәләр ешрак оештырылсын иде, - дигән теләктә Илина Агелдинова.


Ул проектлар белән кызларның да катнашуына сокланган. Актүбә 1 нче мәктәбеннән 10 нчы сыйныф укучысы Гөлназ Шакирова пластмасс кашыклардан сихри яктырткыч тудырган. Ә 7 нче мәктәптән Рәилә Газизова монтажлау күбегеннән искиткеч шарлавык ясаган. Аның чыгымы 826 сум тәшкил иткән.
- Бүләк өчен менә дигән сувенир, - диде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.


Кем нәрсәгә хирыс. Мәсәлән, Тымытык мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы Максим Иванов үлән чапкыч тәкъдим итте.


- Чалгы белән куллар тала. Хезмәт укытучыбыз Рөстәм Шәйдуллин белән киңәштем дә, шушындый машина ясарга булдым. Двигателен иске тузан суырткычтан, чапкычын ашлык ваклагычтан, тоткычларын һәм тәгәрмәчләрен балалар коляскасыннан алдым, - ди ул. Әле үләнне теземнәргә салгычын да көйләгән.


Илфат Хәсәнов (Азнакай 2 нче мәктәбе) төннәрен тыныч йоклыйдыр, чөнки аның үз сак сигнализациясе бар. 5 нче мәктәптән Олег Гонин да үскәч машина алса, аны үзенчә көйләр, әнә 9 нчы сыйныфта ук тавышлы сигнал биргеч уйлап тапкан.


Ә күргәзмәдә катнашучыларның иң яше - Айман Хәсәнов. Ул Актүбә 2 нче мәктәбендә 2 нче сыйныфта укый.


- Үзе тегермән, үзе яктырткыч, - ди ул проектын тәкъдим итеп.


Замана балалары заманга яраклаштырып ниләр генә уйлап тапмаган: тәгәрмәчкә тын керткеч тә, балчыктан әйберләр ясау, агач эшкәртү, бау ишү станоклары да, эретеп ябыштыру аппараты да, фатирга электр үткәргеч тә - мөмкинлеккә чикләр юк дип шаккатты, тел шартлатты өлкәннәр дә, кечкенәләр дә.


Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да «Нефтемаш» заводы тарафыннан Мәскәүгә сәяхәт белән бүләкләнде.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь техниклары Казанга мавыктыргыч фән һәм техника йортына сәяхәт белән бүләкләнде