Азнакайның яшь техниклары Казанга мавыктыргыч фән һәм техника йортына сәяхәт белән бүләкләнде
Мәдәният йортында оештырылган яшь техниклар иҗат күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Биредә районның 13 мәктәбеннән 29 укучы үз эше белән катнашты. Аларның фантазиясе һәм тапкырлыгына чикләр юк иде.
Соңгы елларда балалар техник иҗатка күпләп тартыла башлады. Моның өчен районда мөмкинлекләр дә тудырылды: Балалар иҗаты үзәгендә, мәктәпләрдә төрле түгәрәкләр оештырылды, аларга...