Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте белән бәйле

Әгәр дә Азнакайның социаль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслектән тайпылыш булмас. "Татнефть" ААҖ кебек яшәешнең барлык сфераларын да диярлек үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә тагын бар микән?! Шуңа күрә...

Әгәр дә Азнакайның социаль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслектән тайпылыш булмас. "Татнефть" ААҖ кебек яшәешнең барлык сфераларын да диярлек үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә тагын бар микән?! Шуңа күрә нефтьчеләрнең хезмәт бәйрәме республика халкы өчен дә зур тантана булды.
Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең - 70, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, РФ һәм ТРның министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, илнең төрле регионнарыннан килгән хөрмәтле кунаклар, республиканың нефть төбәгендәге муниципаль район башлыклары, нефть сәнәгате ветераннары, "Татнефть" компаниясе төркеменә кергән предприятие һәм нефть чыгару идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, эшчеләре, төрдәш тармак һәм социаль сфера хезмәткәрләре катнашты.

Бәйрәм мәйдандагы театральләштерелгән күренешләрдән башланып китте. Компаниянең хезмәт алдынгылары - нефть чыгару идарәләре, сервис предприятиеләре, нефть химиясе, нефть эшкәртү сферасы вәкилләре - тантаналы төстә трибуна алдыннан узды.

"Татнефть" ААҖ хәзерге вакытта елына 26 млн тоннадан артык нефть, 840 млн куб метрдан күбрәк газ чыгара. Биредә бу максаттан алдынгы алымнар, программалар, инновация технологияләре актив файдаланыла.

Җитештерелгән продукцияләрне сату да зур үсештә. "ТАНЕКО" бүген компаниянең иң мөһим проекты булып тора, НПиНХЗ комплексы проект режимында эшли, шиннар җитештерү дә елдан-ел арта һ.б.

Президент Рөстәм Миңнеханов һәм башка чыгыш ясаучылар республиканың икътисади һәм социаль үсешенә нефтьчеләр керткән өлешне югары бәяләделәр. Авыр сугыш елларында республика нефтенә нигез салучылар аерым хөрмәткә лаек булды.

Бәйрәм ипподромдагы ат чабышлары һәм ил, Татарстан эстрада артистлары чыгышы белән дәвам итте.

Тантана бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәте

Фото http://almetyevsk.tatar.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте белән бәйле