5 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Игеннәрне урып-җыюда бик яхшы күрсәткечләргә 7 Азнакай хуҗалыгы иреште
Игеннәрне урып-җыюда аерым хуҗалыклар бик яхшы күрсәткечләргә иреште. Шәхси эшмәкәр Равил Бакиров иген культураларының гектарыннан уртача 41 центнер (тулай җыем 2950 тонна); "Кәримов Ф.Р." КФХнда бу күрсәткеч 31 (тулай җыем 6000 т), "Марс" ҖЧҖндә - 30,2 (тулай җыем 7731 т), "Союз-Агро" (22500 т), "Азнакай" АФ" (34830 т) "Тукай" (3260 т)...
-
Азнакайлылар Ташлыяр авылы исемен мәңгеләштерәчәк
10 сентябрь көне 14.00 сәгатьтә Ташлыяр авылы урынында, авылны искә алу уңаеннан, очрашу үткәрелә. Анда Россия һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова җитәкчелегендәге республика журналистлары төркеме дә катнаша. Программада: театральләштерелгән тамаша. Рәхим итегез!
-
Студентлар җәй буе Азнакай басуларында хезмәт күрсәтте
Студент егетләр Илшат һәм Илнур җәйге ялларын туган авылларында тырышып эшләп уздыралар. Кәкре Елгада аларны зур горурлык белән Сабировлар династиясе дип атыйлар. Аталары - бертуган Фәварис һәм Җәмил, "Марс" ҖЧҖнең алдынгы механизаторлары. Кечкенәдән үк техника арасында әвәрә килеп үскән малайлар һәркайсы үз әтисенең һөнәрен сайлаган. Илшат комбайнны иярләсә, Илнур машинага...
-
Азнакайның үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте белән бәйле
Әгәр дә Азнакайның социаль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслектән тайпылыш булмас. "Татнефть" ААҖ кебек яшәешнең барлык сфераларын да диярлек үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә тагын бар микән?! Шуңа күрә...
-
Сәпәй халкы авылның иң борынгы урамы бәйрәменә җыелды
Көтү кайтып, малларны урнаштырып, бераз эшләр тәмамлануга, Сәпәй авылы халкы күңелләрне җилкендергән музыка тавышына игътибар итте. Мәдәният йорты бинасыннан да түгел, Мәктәп урамы тирәсеннән ишетелә иде ул. Көчәйгәннән-көчәйгән музыка авазына сәпәйлеләрнең үз сандугачы - Алмаз Закировның моңлы җыры кушылды. Мондый вакытта ничек түзеп өеңдә ятасың инде, бераздан Мәктәп урамы чын...
-
Үзәктә - азнакайлыларның сәламәтлеге
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 30 август көнне шәһәрдә уздырылган чараларга анализ бирүдән башлап, бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерде. Киңәшмәне дәвам итеп, ул урак, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән таныштырды. Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада...