Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның үрнәк шәхесе

Районыбызда хезмәте белән макталган, хөрмәт казанган кешеләр күп. Шуларның берсе - 12 ел райондашларының законлы мәнфәгатьләрен яклаган Дилүс Рәфыйков. Ул үзенең юридик эшчәнлеген эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып башлый. Аннары суд приставы-башкаручысы, дознаватель вазифаларын башкара. Ул беркайчан да вакыт белән хисаплашмый, эшенә намус белән карый, һәрчак ышанычлы, башкалар хәленә керә...

Районыбызда хезмәте белән макталган, хөрмәт казанган кешеләр күп. Шуларның берсе - 12 ел райондашларының законлы мәнфәгатьләрен яклаган Дилүс Рәфыйков.

Ул үзенең юридик эшчәнлеген эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып башлый. Аннары суд приставы-башкаручысы, дознаватель вазифаларын башкара. Ул беркайчан да вакыт белән хисаплашмый, эшенә намус белән карый, һәрчак ышанычлы, башкалар хәленә керә белә. Аның бу сыйфатлары суд приставларының Азнакай районара бүлеге начальнигы вазифасына алынгач та җуелмый, киресенчә, тагын да ныграк җаваплылык өсти.

Бүлек начальнигы булу - ул коллектив эшчәнлеген югары нәтиҗәле итү өчен бар белемеңне, тынгысызлыгыңны, тырышлыгыңны бирү. Шушы дәвердә Дилүс Рифкать улы бүлектә хәл торышын күпкә яхшыртуга, башкару производствосы линиясе буенча күрсәткечләрне шактый күтәрүгә ирешә. Болар барсы да аның эшкә үзенчәлекле карашы, кешеләр белән әйбәт могаләмәдә булуы, уртак тел таба белүе хакында сөйли. Ул җаваплылыгы, гаделлеге белән башкаларга иң әүвәл үзе үрнәк күрсәткән җитәкче була.

Элеккеге җитәкчене коллектив зур хөрмәт итә, аның хезмәтен югары бәяли, бергә эшләгән елларын онытмыйлар. Хәзер дә алар Дилүс Рифкать улының төпле киңәшләренә, урынлы фикеренә таяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның үрнәк шәхесе