Азнакайның үрнәк шәхесе
Районыбызда хезмәте белән макталган, хөрмәт казанган кешеләр күп. Шуларның берсе - 12 ел райондашларының законлы мәнфәгатьләрен яклаган Дилүс Рәфыйков.
Ул үзенең юридик эшчәнлеген эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып башлый. Аннары суд приставы-башкаручысы, дознаватель вазифаларын башкара. Ул беркайчан да вакыт белән хисаплашмый, эшенә намус белән карый, һәрчак ышанычлы, башкалар хәленә керә...