Азнакайның Пенсия фонды идарәсе – иң креатив, иң позитив коллектив
Социаль хезмәткәр көнен районыбызда бу өлкә учреждениеләре һәркем үзенчә итеп үткәрде.
Пенсия фондының район идарәсендә берничә бәйрәм бергә үтте: һөнәри һәм фонды оешуның 30 еллыгы, ТАССР оешуның 100 еллыгы.
Ләйсән Ваһапова җитәкләгән коллектив бу юлы да үзенең креатив, позитив булуын күрсәтте: һәр бүлек әзерләгән күргәзмәләрдә тармакның үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә: совет чорының очсыз, әмма дефицит товарлары,бүгенге заманның инде хыялдан чынга аша барган “оҗмах утравы” нигъмәтләре, фондның 30 еллык дәвере, татар халкының көнкүреше, нигездә ханым-туташлардан гына торган оешма уңганнары әзерләгән милли аш-сулар...
Менә шушы гаҗәеп күңелле оештырылган бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, идарәнең элеккеге җитәкчесе, бүгенге көндә Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеген җитәкләгән Зөфәр Әхмәтов та катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев