Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Монолит микрорайонында чыршы бәйрәме күңелле үтте

Бәйрәм көннәрендә шәһәребездә балалар өчен бихисап санда төрле мәдәни, спорт чаралары уздырылып килә.

Чираттагы шундый күңел ачу чарасы кичә  Монолит микрорайнында уздырылды.  
Урамда җил-буран дип тормаган, микрорайон бизәге булган чыршы янына олысы-кечесе җыелган иде. Алар Кыш бабай белән төрле уеннар уйнап, җырлап, чыршы тирәли әйләнеп, күңел ачтылар. 
- Ялларда безнең микрорайонда ике чыршы бәйрәме узды. Барыбызга да бәйрәм рухы бүләк иткән, кәефләребезне күтәргән Яшьләр үзәге хезмәткәрләренә, зур иганә ярдәме күрсәткән, балаларны татлы бүләкләр белән сөендергән “Инженерлык челтәре” җәмгыяте җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез”, - ди бәйрәмнәрнең төп оештыручысы булган 4 нче  территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев