Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның эшмәкәрләр берлеге – республикада иң яхшылар сафында

“Иң яхшы эшмәкәрләр советы” республика конкурсында Азнакай районы эшмәкәрләр берлеге “Хуҗалык итүнең кече формаларын һәм кооперацияне үстерүдә хакимият белән нәтиҗәле бәйләнеш өчен” номинациясендә җиңеп чыкты.

Әлеге бәйге Татарстан Иҗтимагый палатасы ярдәмендә кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан икенче елын үткәрелә. Әлеге бәйгедә республиканың 24 районы катнашкан.

Азнакай районында 352 кече һәм урта бизнес оешмасы, 1083 шәхси эшмәкәр, 90 фермер һәм 1600 га якын үзмәшгуль эшчәнлек алып бара.

«Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча җитди эш алып барыла. Бүген үз эшен ачарга теләүчеләргә җирлегебездә мөмкинлекләр зур, хөкүмәт, хакимият тарафыннан ярдәмнәр күрсәтелә», – ди район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров.

Азнакайда 5 сәнәгать мәйданчыгы эшли. Шәһәр һәм район Советлары депутаталары карары нигезендә әлеге сәнәгать мәйданчыклары 5 елга җир салымыннан һәм аренда түләвеннән азат ителгәннәр. 2021 елның 23 апрелендә чыккан Татарстан Республикасы Законы нигезендә аккредитацияләнгән сәнәгать мәйданчыкларындагы резидентлар 10 елга транспорт һәм милек салымнарыннан азат ителәләр. Шулай ук гадиләштерелгән система буенча салымнар ставкасы да киметелгән. Электр энергиясе чыгымнарын каплау турында да сөйләшүләр бара.

«Районның киләчәк үсеше кече һәм урта эшмәкәрлеккә юнәлтелгән. Ә эш ачучыларга сәнәгать мәйданчыклары иң отышлысы. Без җитештерү белән шөгыльләнүчеләрне көтәбез. Бәхет эзләп читкә китмик, анда кочак җәеп көтеп тормыйлар. Үз туган җиребездә яшәргә һәм эшләргә кирәк. Барлык эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, уңышлар телим», – Әнвәр Җиһангиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев