Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларга суыктан саклану киңәшләре

Аяклар туңмасын.

Кышкы суыкларда аяклар туңмасын өчен аяк киеме астына йон олтырак салыгыз. Ике олтырак арасына фольга кисеп җәйсәгез, аякларыгыз гел җылыда йөрер.

Муенга бәйләгез

Җылытсын өчен шарфны муенга бәйләргә кирәк. Аның очлары күкрәкне капларга тиеш. Аннан соң гына өс киемен кияргә була. Өске кием өстеннән чорнала торган калын һәм киң шарфлар аша муенга җил барыбер керә. Икенчедән алар авыз һәм борынны каплый, җылы сулыш белән тиз бозлана.

Күн перчатка кечерәйсә

Күн перчатка кулга кечерәк булса, аны зурайтырга була. Моның өчен аны юеш сөлге белән төреп тотарга һәм дымлы килеш кияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев