Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар республикакүләм яшь геологлар олимпиадасында катнаштылар

Яшь геологлар олимпиадасы Әлмәт шәһәрендә үтте.

Быел анда Татарстан, Кырым республикаларыннан, Пермь, Үзбәкстан һәм Казахстаннан 300дән артык укучы катнашты. Яшь геологлар олимпиадасы Әлмәттә “Солнечный” лагеренда үтте.

Ул ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан “Татнефть” һәм республиканың башка нефть компанияләре яклавында уздырыла. Олимпиаданың эшчәнлеге киңкырлы: ул табигать белеме бүлекләренең барысын да колачлый.  Укучылар палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи геология, инженерлык геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе һәм башка юнәлешләр буенча имтихан тоттылар.

Әлеге олимпиадада Азнакай данын Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбе укучыларыннан торган “Авантюрин” командасы яклады. Аның җитәкчесе – Зинира Шәмсетдинова.

Һәр юнәлеш буенча алар үзләренең тирән белемнәрен расладылар. Команда “Күргәзмә” бәйгесендә беренче урынны яулады. “Кул эшләре” бәйгесендә Кира Федотованың “Таш тау” эшләнмәсе беренче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев