Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Миргазиян Динмөхәммәтов белән хушлаша

Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Азнакай район Советы депутаты, Әфган сугышы ветераны Миргазиян Габдулла улы Динмөхәммәтовны вакытсыз алып китте.

Ул 1966 елның 9 июнендә Азнакай районы Камышлы авылында туган. 

1984-86 елларда Әфганистанда хәрби интернациональ бурычын үти, каты яраланып, контузия ала. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Ул һәрчак районның иҗтимагый томышында актив катнашты, автомобиль спортын үстерүгә зур көч куйды. Озак еллар Әфганистан ветераннары Россия Берлегенең Татарстан бүлеге Азнакай бүлекчәсен җитәкләде. Туган авылы Камышлыны төзекләндерүгә саллы өлешен кертте, аның тарихына багышланган китап чыгартты.

Миргазиян Габдулла улы Динмөхәммәтовның игелекле эшләре, якты истәлеге райондашлар күңелендә озак сакланыр.

Азнакай районы хакимияте һәм азнакайлылар гаиләсе, туганнарының тирән кайгысын уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев