Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар космонавт Сергей Рыжиков белән очраштылар

Узган атнада космонавт Сергей Рыжиков Азнакайда  булып, яшьләр коллектив радиостанциясендә шөгыльләнүчеләр белән очрашты.

Моңа кадәр әлеге түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар  Халыкара космик станция экипажы белән элемтәгә чыгып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алганнар иде. Ул чакта якташыбыз, Бөгелмә егете Сергей Рыжиков экипаж командиры иде. Балаларның чакыруын истә тотып, бу юлы ул очрашуга үзе килде.   

Түгәрәк җитәкчесе Ринат Вәлиев космонавтны бирегә йөрүчеләр белән таныштырды, радиостанция турында сөйләде.  Очрашу барышында балалар Сергей Рыжиковны янә сорауларга күмделәр.

Бу көнне ул үзе дә беренче тапкыр кыска дулкыннарда радиоэлемдәгә чыкты.

https://m.qrz.ru/news/16730.html 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев