Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар чүп өчен күпме түләячәк?

Күпчелекне борчыган әлеге сорауга торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов җавап бирә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, илнең чүп түгү полигоннарында 30 миллиард тонна көнкүреш һәм җитештерү калдыгы җыелган. Аларның нибары 10 проценты гына кире эшкәртелә. Әлеге яңалык шушы тармактагы хәлләрне җайга салу максатыннан кертелде.

Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итүче ике төбәк операторы хезмәт күрсәтәчәк. Безнең район көнбатыш зонага керә. Белгечләр исәпләвенчә, бүген күпкатлы йортта яшәүче кеше елына 2,3 кубометр чүп-чар түгә. Шәхси йортларда яшәүчеләргә елына, уртача алганда, 2,56 кубометр калдык туры килә. Моңа каты-көнкүреш һәм эре калдыклар да керә. Чүп түгү өчен бер кешегә күпме түләргә туры килүе дә шуннан чыгып исәпләнә. Бездә шәһәрдә яшәүчеләр өчен ул аена бер кешегә 71,95 сум булачак. Шәхси йортта яшәүчеләр кеше башыннан 78,05 сум түләргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев