Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алдылар - ФОТО һәм ВИДЕО

Бүген Азнакай 7 нче урта мәктәбендә олпат шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алу кичәсе узды. Күңел әле һаман аның юклыгына ышанмый. Укучылар югары дәрәҗәдә сәнгатьле итеп шигырьләрен укыганда, биредә белем бирүче өлкән кызы Резеда Гыйләҗева, аның җитәкчелегендәге "Хәтирә" ансамбле, яшь артистлар җырлаганда, биегәндә Илдус аганың рухы шат булгандыр. Район башкарма комитетының...

Бүген Азнакай 7 нче урта мәктәбендә олпат шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алу кичәсе узды.

Күңел әле һаман аның юклыгына ышанмый. Укучылар югары дәрәҗәдә сәнгатьле итеп шигырьләрен укыганда, биредә белем бирүче өлкән кызы Резеда Гыйләҗева, аның җитәкчелегендәге "Хәтирә" ансамбле, яшь артистлар җырлаганда, биегәндә Илдус аганың рухы шат булгандыр.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та:


- Залда Илдус абый утырадыр кебек. Бик тыйнак, туры сүзле кеше иде. Аның белән сөйләшеп утыруы үзе бер рәхәт иде. Һәр вакыйгага, тормышка үз карашы бар, шуны шигъри матур итеп, инандырып әйтә белә иде. Казанда Илдус абыйның юбилей кичәсендә катнашырга туры килде. Бөек кешеләрнең аның хакында фикерен ишетеп, хөрмәтем тагын да артты, - дип, ул бүгенге искә алу кичәсен оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.


Татар эстрадасы йолдызы Салават Фәтхетдинов та та Илдус Гыйләҗевның шигырьләрен укыгач, акыллы, җор, мәгънәле кеше буганы өчен кулын кысып, рәхмәт әйтәсем килә дигән. Һәм Азнакайга концерт белән килгәч, үз сүзендә торган, чигешле түбәтәй дә бүләк иткән.

Кичәдә Илдус абыйның иҗатташлары, авылдашлары да якты хәтирәләре белән уртаклаштылар. Ул Җир гимны булырлык шигырьләре белән генә түгел, районыбыз тарихына багышланган дистәләгән китаплар чыгаруда үзенең саллы хезмәтен керткән олы шәхес буларак та азнакайлылар күңелендә сакланыр.

7 нче мәктәп директоры Зөлфия Гыйләҗева алга таба һәр елны 25 апрельдә мәктәптә Илдус Гыйләҗевны искә алу кичәсе үткәреләчәген белдерде. Район күләмендә Илдус Гыйләҗев укулары да оештырылыр дип ышанып каласы килә.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алдылар ФОТО һәм ВИДЕО