Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар өчен бүләкләр алу һәм бирүгә тыюлар турында

16.12.2016 Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан гражданнарга, шулай ук дәүләт яки муниципаль вазыйфаларны биләүче, дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларында булучы затларга, шулай ук аерым дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә бүләкләр алу һәм бирүгә закон тарафыннан билгеләнгән тыюларны саклау кирәклеген искәртү ихтыяҗы туа. Бүләкләр алу коррупциягә каршы законнарны...

16.12.2016

Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан гражданнарга, шулай ук дәүләт яки муниципаль вазыйфаларны биләүче, дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларында булучы затларга, шулай ук аерым дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә бүләкләр алу һәм бирүгә закон тарафыннан билгеләнгән тыюларны саклау кирәклеген искәртү ихтыяҗы туа.

Бүләкләр алу коррупциягә каршы законнарны бозу булып тора, мәнфәгатьләр каршылыгы тууга юл ача һәм үз артыннан Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылыкны ияртә.

Вазыйфаи затларга аларның вазыйфаи бурычларын үтәүләре өчен бүләкләр бирү закон нигезендә ришвәт алу, ягъни җинаять кылу дип каралырга мөмкин.

Хөрмәтле гражданнар, хөрмәтле коллегалар, коррупциягә каршы көрәшнең безнең һәркайсыбыздан башланганлыгын исегездә тотыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар өчен бүләкләр алу һәм бирүгә тыюлар турында