17 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар өчен бүләкләр алу һәм бирүгә тыюлар турында
16.12.2016 Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан гражданнарга, шулай ук дәүләт яки муниципаль вазыйфаларны биләүче, дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларында булучы затларга, шулай ук аерым дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә бүләкләр алу һәм бирүгә закон тарафыннан билгеләнгән тыюларны саклау кирәклеген искәртү ихтыяҗы туа. Бүләкләр алу коррупциягә каршы законнарны...
-
Азнакайның яшь хокукчылары тормыш мәктәбе уздылар
Азнакай 1 нче урта мәктәбенең "Щит" хокук бозулар профилактикасы отряды әгъзалары Азнакай суды белән тыгыз элемтәдә. Бу юлы укучылар суд процессында катнашып, утырышлар барышы, ике якның сөйләшүләре, хөкемдар, прокуратура, адвокат эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Мәктәп стенасыннан читтә узган мондый дәрес аларның хокукый белемнәрен ныгытты һәм тәрбия чарасы да булып торды....
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Татарстан” бәйгесендә лауреат булдылар
Казанда халык уен кораллары буенча "Татарстан" республика бәйгесендә катнашып, Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Баянчылар Амил Шәвәлиев һәм Әмин Шакиров дуэты - өченче, Рубис Зиатдинов - икенче, ә Газинур Равилов беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Бу уңышларда укытучылары Илгизә Шакирҗанова һәм Флюра Әбсәләмованың, ата-аналарның да өлеше зур....
-
Азнакай җитәкчеләре Мияссәрә Мөхәммәтшинаны юбилее белән котлады
Мияссәрә апа Мөхәммәтшина районыбызның Мәсгут авылында күпбалалы гаиләдә туа. Сүгыш чорында, аннан соңгы елларда колхозда бригадир булып эшләгән. Алар ире - Бөек Ватан сугышында катнашып Берлингача барып җиткән, яу кырыннан кайткач колхозда механик булып эшләгән Закуан ага белән 2 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә Мияссәрә апа улы Салют, килене Гөлсем тәрбиясендә...