Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар бу ысулларны файдаланыгыз

Үсемлекләрнең тишелүен тизләтә, авыруларга каршы тору сәләтен арттыра һәм, гомумән, уңышын күтәрә торган күп кенә ысуллар бар. Җылыту. Кыяр һәм помидор орлыкларын калайга җәеп, өч сәгатькә 60°С кызулыктагы духовкага куегыз. Зарарсызландыру. Җылытылган орлыкларны 20 минутка марганцовка эремәсенә салыгыз (ярты стакан суга 1 г). Эремәдән алгач, бик яхшылап юыгыз һәм киптерегез....

Үсемлекләрнең тишелүен тизләтә, авыруларга каршы тору сәләтен арттыра һәм, гомумән, уңышын күтәрә торган күп кенә ысуллар бар.
Җылыту. Кыяр һәм помидор орлыкларын калайга җәеп, өч сәгатькә 60°С кызулыктагы духовкага куегыз.
Зарарсызландыру. Җылытылган орлыкларны 20 минутка марганцовка эремәсенә салыгыз (ярты стакан суга 1 г). Эремәдән алгач, бик яхшылап юыгыз һәм киптерегез.
Чылату. Чәчәр алдыннан орлыкларны чиста савытка салыгыз, су агызыгыз. Орлыкларның төрлесен төрлечә вакыт тотыгыз: кишер, помидор, суган, петрушка, чөгендерне - ике тәүлеккә якын; борчак, кәбестә, торма, кыяр, ташкабак, салатны - 12 сәгатьләп. Тәүлек дәвамында 2-3 тапкыр суны алыштырыгыз. Чылатылган орлыкларны даими туфракка чәчегез.
Чыныктыру. Җылытылган, зарарсызландырылган, чылатылган кыяр һәм помидор орлыкларын кайнар су белән пешекләгән дымлы пычкы чүбенә яки пешекләгән комга куегыз. Орлыкларны шул рәвешле 20-25°С җылылыкта бүрткәнче тотыгыз. Аларның кайберләрендә (5 проценттан артмаска тиеш) үсенте дә күренергә мөмкин. Шуннан соң орлыкларны 3°С тирәсе салкын булган суыткычка, кар базына, яисә карга куегыз. Кыяр орлыкларын салкында бер тәүлек, ә помидорныкын өч тәүлек тотыгыз. Кыяр орлыкларын башкача да чыныктырып була: 5-7 тәүлек дәвамында температураны кискен үзгәртеп торырга кирәк. Кыяр орлыкларын 6 сәгать буена 18-20°С җылыда, 10 сәгать 0°С та тоту мәгъкуль.
Суыту. Кишер, петрушка, суган, чөгендер, укроп орлыкларын чәчәргә ике атна кала суда чылатыгыз. 15-22°С җылыда тотыгыз һәм һәр дүрт сәгать саен болгатып торыгыз. Орлыкларның 5 проценты борынлап чыккач, аларны суыткычка (кар базына) куегыз. Алар чәчкәнче 0°С температурада сакланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар бу ысулларны файдаланыгыз