Азнакайлылар бу ысулларны файдаланыгыз
Үсемлекләрнең тишелүен тизләтә, авыруларга каршы тору сәләтен арттыра һәм, гомумән, уңышын күтәрә торган күп кенә ысуллар бар.
Җылыту. Кыяр һәм помидор орлыкларын калайга җәеп, өч сәгатькә 60°С кызулыктагы духовкага куегыз.
Зарарсызландыру. Җылытылган орлыкларны 20 минутка марганцовка эремәсенә салыгыз (ярты стакан суга 1 г). Эремәдән алгач, бик яхшылап юыгыз һәм киптерегез....