Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары килде

Бүген Ринат Садыйков Мәдәни үзәктә узган зур утырышта катнашты. 

 Анда районда яшьләр сәясәтенең үсеш стратегиясе проекты каралды. 
Чарада шулай ук район башлыгы Марсель Шәйдуллин, яшьләр белән эшләүче ведомстволар җитәкчеләре катнашты. 
- Районыбызда яшьләр белән һәрчак юнәлешле һәм максатчан эш алып барыла. Җирлегебезнең  киләчәк нигезе булган азнакайлылар белән һәрчак очрашып, аралашып торабыз. Республика программалары, яшьләрне хуплауга юнәлдерелгән чаралар турында даими аңлатабыз. Киләчәктә яшьләребез үзебездә төпләнеп калсын иде. Биредә эшләр, үсәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Аларга без - Азнакайдан, дип горурланып яшәргә язсын, - диде Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында. 
"2021-2023 елларда Азнакай муниципаль районында яшьләр сәясәте үсеше стратегиясе" проекты презентациясен район яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Флорис Гарипов тәкъдим итте.
Төп максатны ул яшьләр сәясәтен актуальләштерүдә, яшьләр белән эшләүче белгечләрнең белемен арттыруда, яшьләрне төрле чараларга тартуда дип билгеләде.
Аның чыгышыннан соң министрлык вәкилләре дә үзләренең фикерләрен җиткереп, киңәшләрен дә бирделәр. . 
Ринат Садыйков районда яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлдерелгән чараларны югары бәяләде. 
- Азнакай районының яшьләр сәясәтен үстерүдә  потенциалы зур. Биредә ведомствоара эш яхшы көйләнгән. Киләчәктә безгә авыл яшьләре белән эшләүне көчәйтергә кирәк. Без министрлык вәкилләре белән республиканың 16 район-шәһәрендә булдык. Бу җирлек чигендә яшьләр сәясәтен киләчәктә ничек үстерергә кирәклеген аңлау өчен мөһим, - диде министр урынбасары.
Очрашу барышында яшьләр министры урынбасары Ринат Садыйков 88888 булып, андагы эшчәнлек белән дә танышты.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районда 60129 кеше яши. Шуларның 15168е яшьләр (14-35 яшьтәге).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев